ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультация бирү утырышы

2015 елның 25 декабре, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мөрәҗәгате буенча ТР Бәяләүчеләр советы экспертлары Баулы һәм Аксубай районындагы берничә күчемсез милекнең базар бәясе буенча исәп-хисап буенча рецензия ясадылар.

     Экспертлар Андрей Лисичкин, Дмитрий Захматов, Дамир Тимершин, Алсу Гыйләҗева, Марат Сөләйманов якынча анализ яасадылар һәм утырышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең бәяләү бүлеге белгечләренең фикерен тыңладылар. Министрлык белгечләре һәм экспертлар республика районнарының күпчелегендә бәяләү эшләренең түбән дәрәҗәдә булуын, муниципалитетлардагы хакимият органнары тарафыннан контрольнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавын билгеләделәр.

Нәтиҗә буларак – документлар буенча мөлкәтнең базар бәясе 60,5 дан 28 тапкырга киметелеп күрсәтелгән. Гамәлдәге закон буена 3 дисциплинар җәзага тартылган оешма бәяләү эшчәнлеге белән шөгыльләнү тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International