Татарстан Республикасы милкендәге төп чараларны исәптән төшерү буенча нәтиҗәләр чыгарылды

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

       Министрлык эшчәнлегенең иң төп юнәлешләренең берсе – дәүләт оешмалары һәм учреждениеләрендәге үзләренең ресурларын эшләп бетереп искергән төп чараларны исәптән төшерү.

       2015 елда исәптән төшерү буенча мөрәҗәгатьләр саны 40% ка артты. 680 оешмадан килгән гаризаның 631 енә исәптән төшерүгә рөчсәт бирелде, 7229 объект исәптән төшерелде. Бу узган ел күрсәткечләреннән 2,2 тапкыр артык.

       Исәптән төшерелгән объектлар арасында - 127 бина һәм корылма,  21 фельдшер-акушерлык пунктлары.

       Министрлыкның исәптән төшерү буенча комиссиясе тарафыннан   амортизациясе дөрес исәпләнмәү нәтиҗәсендә 49 оешманың гаризасы кире кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International