Федераль законнар нигезендә җир төзелеше эшләрен бары тик квалификацион имтихан биргән кадастр инженерлары гына башкара ала. Татартан Республикасында закон таләрләре буенча кадастр инженерларын аттестацияләү буенча Комиссия булдырылды. Бу комиссия составына Министрлык хезмәткәрләре дә керә.
2015 елда 11 квалификацион имтихан үткәрелде, анда 172 кеше катнашты, ләкин шуларның 83 е генә «кадастр инженеры» исеме алуга лаек булды. (Тагын 13 таныклык гариза бирүчеләрнең персональ мәгълүматларына үзгәрешләр керү нәтиҗәсендә бирелде).
2010 елдан алып 2015 елга кадәр 845 кеше кадастр инженеры таныклыгы алды.
Моннан тыш эшләрендә ялгышлыклар җибдәргән һәм закон бозган кадастр инженерларының таныклыкларын гамәлдән чыгару буенча комиссия дә эшли.
Комиссия утырышлары нәтиҗәсендә 89 кадастр инженерның квалификацион таныклыгы гамәлдән чыгарылды.