ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан республикадагы газ бирү челтәрләре иминлеген тәэмин итү максатыннан 2014 елдан бирле газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләрен (газүткәргечләр) раслау һәм алар кергән җир кишәрлекләренә чикләүләр кую буенча эш башкара.
2015 елны Министрлык тарафыннан 3,2 мең км озынлыктагы газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләре (газүткәргечләр) расланды һәм Казан шәһәре һәм 11 муниципаль район территориясендә 5,2 кв.км мәйданнан артык җир кишәрлекләренә чикләүләр куелды.
Бу эш башкару буенча вакәләтләр тапшырылганнан бирле Министрлык тарафыннан барлыгы 20,7 мең км озынлыктагы газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләре (газүткәргечләр) расланды һәм Татарстан Республикасының 32 муниципаль районы территориясендә 83 кв.км мәйданнан артык җир кишәрлекләренә чикләүләр куелды.