Татарстан Республикасы белән «Транснефть» АК» ААҖ арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы белән «Транснефть» АК» ААҖ арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Имзаларны ТР Президенты Рөстәм Миннеханов һәм  «Транснефть» АК» ААҖ идарәчелеге рәисе Николай Токарев куйды. Рөстәм Миннеханов Николай Токаревка республика күрсәткән ярдәме, стратегик мәсьәләрне хәл итүдә,  социаль проектларда катнашуы өчен рәхмәтен белдерде.Николай Токарев бүген имзаланган  Татарстан Республикасы белән «Транснефть» АК» ААҖ арасында үзара хезмәттәшлек турындагы килешмәне сәнәгать эшчәнлегендә, һәм хәйрия буенча бердәм проктларны хәл итүдәге күп сорауларны хәл итүгә ярдәм итәчәк дип билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International