2015 елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча гомуми мәйданы якынча 1 мең га булган 520 авыл хуҗалыгы җирләрен Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына карьерлар, элемтә объектлары, нефть чыгару, юл кырые сервисы һәм башка сәнәгать объектлары төзелеше эшләре алып баруга яраклы категорияләргә күчерү өчен ТР Министрлар Кабинеты 132 карар чыгарды.
80% якын җир кишәрлеге урта һәм кече эшмәкәрлек өчен нефть чыгаручы оешмалар өчен, карьерлар, юл сервисы, элемтә объектлары урнаштыру өчен сәнәгать һәм башка махсус категорияләргә күчерелде.
2016 елда да ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы республика эшмәкәрләренә җир кишәрлекләре теркәүдә ярдәм итү эшен дәвам итә. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча гомуми мәйданы якынча 100 га булган 40 авыл хуҗалыгы җирләрен сәнәгать объектлары төзелеше эшләре алып баруга яраклы категорияләргә күчерү өчен ТР Министрлар Кабинеты 17 карар чыгарды.