3 март көнне ТР Дәүләт советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды. утырышны комитет рәисе тахир Хадиев алып барды.
Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашты.
Утырыш барышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының урынбасары Сергей Демидов күп балалы гаиләләрне бушлай җир кишәрлекләре белән тәэмин итү программасын тормышка ашыру турында чыгыш ясады.
Ул хәбәр иткәнчә, февраль аена Татарстанда яшәүче 39 150 күп балалы гаиләнең чират исәбенә 34 148 кергән. Аларга бирү өчен 28 498 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган һәм шуларның 24 362 се гаиләләргә тапшырылган. Сергей Демидов, кайбер районнарда өстәмә җирләр эзләү сәбәпле бу эшнең әлегә туклатылып торуын билгеләп үтте.