Бүген Чистай шәһәрендә министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев катнашында катнашында муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре белән семинар- киңәшмәләр үтте. Киңәшмәдә тиешле территория зонасы буенча Чистай, Алексеевск, Аксубай, Алки, Спасс, Яңа Чишмә муниципаль районнары вәкилләре катнашты.
Министр урынбасары чыгышларында муниципаль дәрәҗәдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды. Зур игътибар җирле бюджетка керүче резервлардан файдалануның үсешенә, мөлкәтне нәтиҗәле файдалануга бирелде, шулай ук территориаль планлаштыру, торак пунктларны киңәйтү, хуҗасыз мөлкәтне теркәү һәм башка сораулар каралды.