20.04.2016 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Советның чираттагы утырышы үткәрелде. Утырышта Совет әгъзаләре Рәшид Әбашев, Роза Әхмадиева, Артур Мостаев, Нәзгать Мәгърифәтуллин, Асия Тимирясова, Олег Булгаков, министр урынбасарлыры, министрлыкның структур подразделениеләре җитәкчеләре катнаштылар.
Утырышны Совет рәисе Рәшит Әбашев ачты. Ул гаржданнар һәм эшмәкәрләр өчен актуаль булган сораулар буенча чыгышлар тыңларга тәкъдим итте.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлегең төп юнәлешләре Исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Илдар Рәхмәтуллин чыгышында чагылдырылды. Утырыш катнашучыларында кадастр бәясе, гражданнар мөлкәтенең салым базасы, кадастр бәяләве белән килешмәгән очракта судка кадәр дәгъваны чишү сораулары кызыксыну уятты. Дәүләт милкендә булган мөлкәтне кече һәм урта эшмәкәрлеккә арендага тапшыру сораулары буенча чыгышны аренда бүлеге җитәкчесе Илшат Әминов өстәмә мәгълүмат белән тулыландырды.
Шулай ук утырышта иҗтимагый контроль ролен башкаручы Олег Булгаков, коррупциягә каршы эш буенча Берләштерү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Насибуллина чыгышлары да тыңланылды. Министрлык белгечләре Иҗтимагый Совет утырышы катнашучыларының барлык кызыксынган сорауларына да җаваплар бирделәр.