ТР МК карары тарафыннан Татарстан Республикасы милкендә булган мөлкәтне арендалау өчен түләү күләме һәм ташламалар билгеләү тәртибе расланды.
Расланган Тәртип су объектлары һәм башка табигый ресурсларны арендалауга кагылмый.
Мөлкәт аукцион нәтиҗәләре буенча арендага бирелгән очракта, Мөлкәтне арендалау бәясе аукцион үткәрү барышында билгеләнә.
Аукцион үткәрмичә генә арендага бирелгән мөлкәт өчен бәя базар бәясе нигезендә билгеләнә.
Аренда бәясенә коммуналь хезмәт өчен түләү, техник хезмәт күрсәтү, тапшырылган мөлкәтне саклауһәм башка чыгымнар керми.