2016 елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча гомуми мәйданы якынча 370 га булган 75 авыл хуҗалыгы җирләрен Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына карьерлар, элемтә объектлары, нефть чыгару, юл кырые сервисы һәм башка сәнәгать объектлары төзелеше эшләре алып баруга яраклы категорияләргә күчерү өчен ТР Министрлар Кабинеты 34 карар чыгарды.
80% якын җир кишәрлеге урта һәм кече эшмәкәрлек өчен нефть чыгаручы оешмалар өчен, карьерлар, юл сервисы, элемтә объектлары урнаштыру өчен сәнәгать һәм башка махсус категорияләргә күчерелде.