Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен укыту семинары үтте

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

2016 елның 22 июне көнне «Ревьева» шәһәр күңел ачу комплексының “Лазурный берег” залында  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен “Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге законнар үзәнчәлекләре” темасына укыту семинары үтте.

Семинарда  җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр һәм суд практикасы үзенчәлекләре, күчемсез милеккә хокукны теркәү һәм аны сату-алу эшләренә кагылышлы федераль законнардагы новацияләр. Дәүләт теркәве, кадастры һәм картографиясе федераль хезмәте белән электрон хезмәттәшлек итү үзенчәлекләре, муниципаль һәм дәүләт милкендәге җир кишәрекләрен арендалау өчен аренда бәясен билгеләүнең төп принциплары. Муниципаль һәм дәүләт милкендәге җир кишәрекләрен бирү процедураларын башкаруга кагылышлы сораулар каралды.

Семинар эшендә 150 дән артык – Татарстан Республикасының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре идарәләре, комитеты һәм палаталары җитәкчеләре һәм белгечләре, ТР Җири һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре, дәүләт оешмалары хезмәткәрләре, Кырым Республикасы вәкиле катнаштылар. Лекторлар тыңлаучыларның күп төрле сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International