2017 елның 1 гыйнварыннан Концессия килешмәләре турындагы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр гамәлгә керә.
Закон тарафыннан җылылык белән тәэмин итү, үзәкләштерелгән кайнар һәм салкын су бирү системалары объектларына карата концесия килешмәләре төзү белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайлау үзенчәлекләре билгеләнде.