ТР Бәяләүчеләр союзы утырышы нәтиҗәләре

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның 4 августы көнне ТР Бәяләүчеләр союзының чираттагы утырышында республиканың район һәм шәһәрләрендәге дәүләт һәм муниципаль милекне бәяләү буенча эшнең сыйфатын арттыру турында сүз барды. Партнерлык идарәчелеге әгъзасы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин кадастр бәясе үткәрүдәге хаталарның еш кабатлануының дәүләт табышына, бюджет кеременә, шулай ук муниципаль берәмлекләрдә үткәрелә торган социаль программалар үтәлешенә тискәре йогынты ясавын азсызыклады.

Бу сорауны анализлау буенча Партнерлык Президенты Андрей Лисичкин һәм Татарстан бәяләүчеләре җәмгыяте җитәкчесе Дмитрий Захматов чыгышлары тыңланылды. Алар Партнерлыкның эксперт потенциалын муниципалитетларда нәтиҗәле куллану мөһим булуын, бәяләү буенча заказ бирүчеләрнең  дәгъвалы сораулары белән Эксперт советына Министрлык белән килешенгәнче мәрәҗәгать итү кирәклегенә күрсәттеләр. Шулай ук бәяләү буенча практик  сораулар белән районнарның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары вәкилләре өчен семинарлар үткәрүне дәвам итү кирәклеген билгеләделәр.

Утырышта шулай ук көн тәртибендә 2 нче яртыеллык өчен эш планы каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International