Татарстан Республикасында табыш күләменең кимүен комплекслы анализлау буенча киңәшмә үзды

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

2016 елның 16 августында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Республика  устав капиталында өлеше булган акционерлык җәмгыятьләрен контрольдә тоту һәм идарә итү органнары вәкилләре һәм Ведомствоара эш төркеме әгъзаләре катнашында Татарстан Республикасында табыш күләменең кимүен комплекслы анализлау буенча киңәйтелгән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә хуҗалык татарстан Республикасының министрлык һәм ведомстволары хезмәткәрләре билгеләнгән дәүләт вәкилләре кергән җәмгыятьләре ревизия  комиссияләре эшчәнлеген камилләштерү һәм эшнең сыйфатын арттыру сораулары каралды.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча контрольдә тотылган җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлекләренә квартал саен ревизия комиссиясе тарафыннан системалы рәвештә тикшерү үткәреп тору турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International