Бүген министр Азат Хамаев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары, комитеты, идарәләре җитәкчеләре катнашында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2016 елның 1 яртыеллыгындагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр турында коллегия утырышы узды. Коллегия утырышында дәүләт һәм муниципаль милек табышын тәэмин итү, мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен арендалаган өчен бурычны киметү, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән төзелгән үзара хезмәттәшлек турындагы килешмәләрнең башкарылуы, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, авыл чикләрен кадастр исәбенә кую турында һәм башка сораулар каралды.
Министр урынбасары Фәрит Мусин докладында консолидацияләнгән бюджетка кергән табыш турында мәгълүмат бирелде. Агымдагы елны муниципаль һәм дәүләт милке белән идарә итүдән 2 млрд. 286 млн. сум табыш кергән. Бу еллык йөкләмәнең 52% тәшкил итә.
Республика бюджетына 360 млн. га якын табыш кергән. Йөкләмә 124,6% ка үтәлгән.
Фәрит Мусин шулай ук районнар белән хезмәттәшлек итү турында да сөйләп үтте. Министрлык районнар белән хезмәттәшлек итү турындагы Килешмә гамәлгә кергәннән алып, 2014 елның апреленнән 2016 елның августына кадәр, мөлкәт бәясе турында 502 мең исәп-хисап анализланды.
Кызганычка каршы, ике ел ярым дәвамында бәяләү буенча бәяләүчеләр сыйфатсыз ясалган исәп-хисапларын кире кайтару буенча тискәре динамика күзәтелә.
7 ай нәтиҗәләре буенча иң күп санда кире кайтару 12 районда; Мамадыш (100%), Югары Ослан (88%), Питрәч (84%), Алабуга (79%), Түбән Кама (73), Әлмәт (66%) теркәлде.
Чыгышын тәмамлап, ул ТР Бәяләүчеләр союзы белән активрак хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.
Министр урынбасары Рөстәм Шәмиев чыгышы Татарстан Республикасы муниципаль милке белән идарә итүдән кергән табышка һәм җир кишәрлекләре һәм мөлкәтне арендалаган өчен республика бюджетына җыелган бурычка багышланды.
Коллегия утырышы көн тәртибендә шулай ук республика муниципаль берәмлекләре һәм торак пунктлары чикләрен кадастр исәбенә кую, дәүләт һәм муниципаль милкендәге мөлкәтне sale.zakazrf.ru электрон мәйданын аша сату үзенчәлекләренә кагылышлы сораулар каралды. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге законнарга кергән үзгәрешләр турында РФ Дәүләт Думасы депутаты Евгений Гришин сөйләде.