Дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану буенча тикшерү нәтиҗәләре

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында тапшырылган дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге кагыйдә бозулар ачыкланды:

I. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ризалыгыннан башка һәм килешмә төзелмичә файдаланышка бирелгән:

- Казан шәһәренең Гагарин урамындагы бинада гомуми мәйданы 12 кв.м. бүлмәләр;

- Казан шәһәре, Латыш укчылары урамындагы гомуми 10 кв.м мәйданы бүлмә;

- Казан шәһәре, Мәүлитов ур, гомуми мәйданы 59,4 кв.м трансформатор подстанциясе бинасы;

- Казан шәһәре, Чуйков ур. трансформатор подстанцияләре астындагы җир кишәрлекләре.

II. Гомуми мәйданы 30 кв.м 3 күчемсез милек  объекты һәм кислород станциясе Татарстан Республикасының дәүләт милке Реестрына кертелмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International