“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында тапшырылган дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге кагыйдә бозулар ачыкланды:
I. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ризалыгыннан башка һәм килешмә төзелмичә файдаланышка бирелгән:
- Казан шәһәренең Халезев урамындагы гомуми мәйданы 71,7 кв.м. бина “Ашыгыч ярдәм станциясе” сәламәтлек саклау автоном учреждениесенә;
- Казан шәһәре, Парин урамындагы гомуми 6 кв.м мәйданы бүлмә “Коткару” ҖЧҖ;
II. Файдаланылмый торган дәүләт милке:
- Казан шәһәре, “Дорожная” урамындагы гомуми мәйданы 167,3 кв.м бина;
- Казан шәһәренең Дөреслек урамындагы бинада гомуми мәйданы 60,2 кв.м бүлмәләр, 3500 кв.м җир кишәрлеге;
- Ике автомобиль кулланылышта түгел.
III. 1 күчемсез милек объектына оператив идарә хокукы теркәлмәгән
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.