“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында тапшырылган дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы буенча 3 тикшерү, һәм тагын бер Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетына гражданлык торышы актларын теркәү вәкаләтләрен башкару өчен бирелгән дәүләт милке тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге кагыйдә бозулар ачыкланды:
I. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ризалыгыннан башка һәм килешмә төзелмичә 518,7 кв.м бина, 2000 кв.м җир кишәрлеге юридик шәхесләргә файдаланышка бирелгән.
II. гомуми мәйданы 664,7 кв.м 5 күчемсез милек объекты, Лада-Калина автомобиле файдаланылмый .
III. Самосыров бистәсендәге 1 күчемсез милек объектына оператив идарә хокукы теркәлмәгән
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.