Авыр хроник авырулы инвалидларны фатирлар белән тәэмин итү

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

РФ Торак кодексының 1 маддәсенең 4 бүлеге нигезендә гаилә составында бер фатирда  яшәп булмый торган авыр формадагы хроник авыру булган очракта социаль найм килешмәсе буенча фатир бирелергә тиеш.

ТР МК карата күрсәтелгән категорияле гражданнарга фатир бирү турында 12 суд карары чыгарылды. Бу суд карарлары буенча фатирлар алу өчен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 24,8 млн.сум акча бирелде. 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән авыр хроник авырулы инвалидларга бирү өчен 12 фатир сатып алу хокукына дәүләт контракты төзеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International