20.10.2016 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, “Газовик” шифаханәсенең баш табибы рәшит Әбашев чакырылды. Ул ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренә сәламәтлек саклау өлкәсендәге коррупция очраклары турында сөйләде.
Сәламәтлек саклау өлкәсенең мөһимлеген бәяләү авыр: ул табигый халык саны арттыру, авыруларны киметү, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, эшләүчеләрнең эшкә яраклылыгын оайту кебек максатларга ирешергә ярдәм итә. Ләкин сәламәтлек саклау өлкәсендәге коррупциялек дәүләтнең социаль-икътисади политикасы өчен өстен булган мәсьәләләрне тормышка ашыруга киртә ясый.
Дөньяда сәламәтлек саклауда актив рәвештә коррупциягә каршы көрәш алып баручы халыкара оешмалар бар.
Кызганычка каршы, сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциоген факторлар в бар. Рәшид Әбашев сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция барлыкка килүгә тәэсир итүче сәбәпләр турында сөйләде. Ул хезмәт хакының аз булуын, хезмәт вазифаларыннан начар файдалану, контрольнең җитеп бетмәвен санады. Ул шулай ук сәлмәтлек саклау учреждениеләрен тикшергәндә төп чараларны исәптән төшерү, сатып алу, бина һәм корылмаларны арендага бирү сорауларына игътибар итәргә кирәклеген билгеләп үтте.