28.10.2016 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмиев рәислегендә “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында” 218-ФЗ таләпләрен тормышка ашыру буенча техник һәм оештыру сораулары буенча киңәшмә узды
Киңәшмәдә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов, ТР буенча Росреестр идарәсенең теркәү бүлеге җитәкчесес урынбасары Ада Зәйдуллина, муниципаль берәмлекләр вәкилләреЮ ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бергечләре һәм структур подразделениеләре җитәкчеләре катнаштылар. Бу сорау буенча министр урынбасары Рөстәм Шәмиев һәм Аза Зәйдуллина чыгышлары тыңланылды. Рөстәм Шәмиев ТР буенча Росреестр идарәсенең җирле узидарә һәм дәүләт хакимиятләре арасындагы электрон хезмәттәшлегенең 218-ФЗ таләпләре буенча техник әзерлек һәм оештыруда тиешле чаралар күрүнең мөһим булуын билгеләп үтте. Ада Зәйдуллина тарафыннан күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм теркәү эшчәнлегендә көтелгән үзгәрешләр турында характеристика бирелде.
Фикер алышу барышында ТР буенча Росреестр идарәсенең җирле узидарә һәм дәүләт хакимиятләре арасындагы электрон хезмәттәшлегендәге җитешсезлекләр билгеләнелде, электрон хезмәттәшлекнең яңартылган сервисына әзерлек чаралары билгеләнде.