“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында тапшырылган дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы, шулай ук Кукмара һәм Мамадыш районнары башкарма комитетларына гражданлык торышы актларын теркәү вәкаләтләрен башкару өчен тапшырылган дәүләт милке тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге кагыйдә бозулар ачыкланды:
1. 111,1 кв.м бина ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ризалыгыннан башка һәм килешмә төзелмичә файдаланышка бирелгән.
2. 200 кв.м җир кишәрлеге РФ ГК 269 маддәсе таләпләрен бозып башка оешмаларга файдалануга тапшырылган.
3. Гомуми мәйданы 277,1 кв.м торак булмаган бина, 4842 кв.м 4 җир кишәрлеге, ВАЗ 2109 автомобиле файдаланылышта түгел.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.