“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында тапшырылган дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге кагыйдә бозулар ачыкланды:
I. Файдаланылмый торган дәүләт милке:
- гомуми мәйданы 158,9 кв.м 2 күчемсез милек бина;
- гомуми мәйданы 6000 кв.м җир кишәрлеге;
- 10 автомобиль кулланылышта түгел.
II. 1 җир кишәрлегенә даими файдалану хокукы теркәлмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.