ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР муниципаль берәмлекләрендә мөлкәт һәм җир салымының салым салу базасын киңәйтү сораулары буенча киңәшмә үтте

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 2017 елның 16 гыйнвары көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев рәислегендә  ТР муниципаль берәмлекләрендә мөлкәт  һәм җир салымының салым салу базасын киңәйтү максатыннан җир кишәрлекләре һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм дәүләт теркәве уздыруны тәэмин итүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә үтте.

Киңәшмәдә ТР Финанслар министрлыгы, Казан шәһәре, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, муниципаль  районнары вәкилләре катнашты.

      Киңәшмә барышында салым салу өлкәсенә кагылмаган җир кишәрлекләре һәм күчемсез милек объектларының киңәйтелгән исемлеген формалаштыру вариантлары һәм  бу объектларга дәүләт теркәве уздыру һәм кадастр исәбенә кую механизмнары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International