Яшел Үзән районының аерым җирлекләре чикләренең үзгәрүе турындагы закон проекты җәмәгать тикшерүенә чыгарылды

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең “Ачык Татарстан” электрон  мәйданында  “Түбән карамалы шәһәр тибындагы бистә” муниципаль берәмлеге территориясе чикләре һәм Яшел Үзән муниципаль районының “Свияжск авылы җирлеге” чикләренең үзгәрүе турында “”Яшел Үзән муниципаль районы” һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләр статусы һәм территорияләре чикләрен билгеләү турындагы” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы  ике закон проекты җәмәгать тикшерүенә чыгарылды.  

Бу закон проектлары Свияжск регионара мультимодаль лигистика үзәге төзү максатыннан эшләнелде.

Тикшерү 2017 елның 27 гыйнварына кадәр барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International