Муниципаль районнарның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталарында документларны яраштыру турындагы килешү кысаларында мониторинг үткәрелде

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре тарафыннан гадиләштерелгән тәртиптә җир кишәрлеге хокукын теркәү вакытында гаеп эшләр эшләү рискын киметү максатыннан, коррупциягә каршы көрән буенча Татарстан Республикасын Президенты каршындагы Совет утырышы беркетмәсе нигезендә 2015 елда муниципаль районнар җирле үзидарәләре белән мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталарында (идарәләрендә) җирле үзидарә органнарының  гражданнар биләгән җир кишәрлекләре турында тапшырган документларын (белешмәләр)  килештерү турындагы килешмә гамәлгә кергән иде.

Республиканың җирле үзидарәләре мәгълүматлары буенча 2016 елда бу килешмәләр кысаларында  мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталарына (идарәләренә) хуҗалык эше документларында булган мәгълүматлар буенча 4 241 белешмә тапшырылыган, шуларның 241 е буенча уңай карар кабул ителгән, 121 се буенча кимчелекләр табылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International