Актаныш муниципаль районында дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан файдалану буенча тикшерү үткәрелде

2017 елның 2 июне, җомга

“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ  тарафыннан  Актаныш муниципаль районында урнашкан ТР МК ветеринариясенең баш идарәсе, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыкларының оператив идарә хокукында беркетелгән  дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан  файдалану буенча тикшерү үткәрелде.

Тикшерү вакытында түбәндәге кимчелекләр ачыкланды:

           1.  тулай торак бинасы түбәсенең бер өлешен арендалаган өчен килешмә төзелмәгән;

          2. 1000 кв.м мәйданлы остаханә файдаланылышта түгел;

           3. Ленин урамы, 61 адресы буенча урнашкан бина торган җир кишәрлеге меңаланмаган;

            4. гомуми мәйданы 56,6 кв.м веренера пункты  оператив идарә хокукы теркәлмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International