ТР муниципаль берәмлекләренең мөлкәт һәм җир кишәрлекләре арендалары өчен җыелган бурычларны киметү сораулары буенча киңәшмә үткәрелде

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

08.06.2017 министр урынбасары Рөстәм Шәмеев җитәкчелегендә  видеоконферецэлемтә режимында ТР муниципаль берәмлекләр белән  мөлкәт һәм җир кишәрлекләре арендалары өчен җыелган бурычларны киметү сораулары буенча киңәшмә үткәрелде.

Киңәшмәдә Казан шәһәре җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисенед беренче урынбасары, Яр Чаллы, әгерҗе, Актаныш, Югары Ослан, Лениногорс, Менделеевск, Түбән Кама, Тәтеш, Чистай муниципаль районнарының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре катнаштылар.

Киңәшмәдә бурыч җыелу сәбәпләре, аны киметү юллары каралды. Бу юнәлештә башкарылган эш нәтиҗәләре ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең ярты ел нәтиҗәләре буенча коллегия утырышында каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International