“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан Бөгелмә муниципаль районында урнашкан ТР МК ветеринариясенең баш идарәсе, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыкларының оператив идарә хокукында беркетелгән дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан файдалану буенча тикшерү үткәрелде.
Тикшерү вакытында түбәндәге кимчелекләр ачыкланды:
1. 87,1 кв.м торак йорт, 70,9 кв.м ветеренария дәвалау бинасы, 2604 кв.м җир кишәрлеге физик шәхесләр тарафыннан файдаланыла ( комиссия тарафыннан бу мөлкәтне Мөслим муниципаль районы милкенә тапшыру буенча рекомендацияләр бирелде);
2. ветеренар пунк бинасы урнашкан җир кишәрлеге межаланмаган һәм кадастр исәбенә куелмаган;
3. 3458 кв м җир кишәрлегенә вакыты чикләнмәгән даими куллану хокукы теркәлмәгән;
4. гомуми мәйданы 3175 кв.м мәктәп-интернат бинасы һәм 12 кв.м котельный бинасына оператив идарә хокукы теркәлмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.