Бөгелмә муниципаль районында дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан файдалану буенча тикшерү үткәрелде

2017 елның 23 июне, җомга

“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ  тарафыннан  Бөгелмә муниципаль районында урнашкан ТР МК ветеринариясенең баш идарәсе, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыкларының оператив идарә хокукында беркетелгән  дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан  файдалану буенча тикшерү үткәрелде.

Тикшерү вакытында түбәндәге кимчелекләр ачыкланды:

           1.  3 автотранспорт техникасы җимерек хәлдә;

           2. гомуми мәйданы 1080 кв.м гараж һәм 40 кв.м салкын склад бинасына техник документлар юк һәм күчемсез милек объектларына оператив идарә хокукы теркәлмәгәнздание;

           3. 40 кв.м мәйданлы җир кишәрлеге межаланмаган.        

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International