2020 елның 5 мартында Совет әгъзалары, министр урынбасары Эдуард Дияров һәм министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы үтте.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга эшчәнлек юнәлешләре турында Министрлыкның исәп, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Илдар Рәхмәтуллин сөйләде. Иҗтимагый совет әгъзалары тәкъдим ителгән материалларда чагылган проблемалы мәсьәләләрне Иҗтимагый орган утырышлары тематикасына кертергә тәкъдим иттеләр.