Бүген Казанда Беренче Бөтенроссия Яшьләр коррупциягә каршы форумы ачылды. Аның эшендә илнең 75 регионыннан вәкилләр катнаша.
Форум Казанда 12-15 мартта узачак һәм Россиядә яшьләр арасында коррупция проблемасын бергәләп хәл итүнең башлангыч ноктасы булачак. Эш программасы коррупциягә каршы тору өлкәсендә иҗтимагый оешмалар эшен тәкъдир итүне, шулай ук уңышлы тәҗрибәне Россия Федерациясенең башка субъектларына таратуны үз эченә ала. Шулай ук Яшьләр коррупциягә каршы проектларын гамәлгә ашырганда төбәкләрдә булган проблемалар да ачыкланачак һәм эшләнәчәк.
12.03.2020 министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкиле катнашында 2020 елгы декларация кампаниясенә багышланган укыту семинары узды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре һәм ведомство карамагындагы оешмалар хезмәткәрләре өчен Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы тору законнары үтәлешен күзәтү бүлеге өлкән прокуроры Роберт Вәлитов һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында коррупциягә каршы тору өчен җаваплы Евгения Москаленко чыгыш ясадылар.