ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары ЭдуарДияров җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең Кадастр мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең 1 разрядлы белгече вазифасына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды.
Конкурста 3 претендент катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүче итеп Наталья Краснова билгеләнде.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советы карары белән Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү өчен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре исемлеге расланды. Аны булдыруның төп максаты - Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтенең абруен күтәрү һәм республика дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри хезмәт эшчәнлегендәге казанышларын җәмәгатьчелек тарафыннан тану.
Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә 16 дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды, моннан тыш 1 хезмәткәр класслы чиннар алу максатыннан квалификацион имтихан тапшырды.