Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеш мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды. Утырыш эшендә ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында комиссиянең даими әгъзалары, архитектура тармагы әгъзалары, ведомстволар җитәкчеләре, шул исәптән ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин да катнашты.
Комиссиядә 11 объект каралды, аларның күпчелеге Казанда, ә икесе Свияжск утрау-шәһәрчеге территориясендә төзеләчәк. Илсөяр Төхвәтуллина билгеләгәнчә, Казан үзәгенең тотрыклы үсеше концепциясен эшләү кысаларында бу проектлар сыналып карый. Төзүче компанияләр белән баш архитектор һәм Казан шәһәре тарихи җирлегенең тотрыклы үсеше буенча проект төркеме җитәкчесе Олег Маклаков катнашында Zoom-конференция аша даими рәвештә консультацияләр алып барыла. Бүген шул консультацияләрдә инде каралган проектлар тәкъдим ителде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Казан шәһәре тарихи җирлегенең тотрыклы үсеше концепциясен булдыру эше инде нәтиҗәләрен күрсәтә, яңа биналар Татарстан башкаласының тарихи кыяфәтен бозмас дигән өмет бар.
Тарихи җирлекнең тотрыклы үсеше концепциясе тәкъдим иткән регламент алга таба иң уңайлы буларак кулланылырга тиеш.
Президентка тәкъдим ителгән беренче объект - Павлюхин һәм Шаляпин урамнары киселешендәге торак комплекс. Комиссия проектны раслады. Рөстәм Миңнеханов бинаның тышкы бизәлешенә игътибар итәргә өндәде, ул тирә-юньдәге төзелмәләргә туры килергә тиеш.