ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 15.07.2019 №2202-р боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә  сәнәгать җирләренә һәм башка махсус максат белән кулланыла торган җирләргә дәүләт кадастр бәяләү үткәрелә. Хәзерге вакытта дәүләт кадастр бәяләү үтәргә тиешле күчемсез милек объектлары исемлеген эшкәртү эшләре тәмамланды.

 

Тэги: Кадастр бәяләве

27
май, 2020 ел
чәршәмбе

20.05.2020 Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 21.04.2020 ел, № 1275-р боерыгы теркәлде. Ул, «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ тарафыннан яңадан каралган җир кишәрлекләренә карата дәүләт кадастр бәясен үткәргәндә файдаланылган белешмәләрнең дөрес булмавына нигезләнеп, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләренә үзгәрешләр кертә.

Тэги: Кадастр бәяләве

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International