ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген министр урынбасары Рөстәм Шәмеев ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының иң өлкән хезмәт ветераны Зиннәтуллин Наил Зиннәтулла улының туган көнендә булды. Наил Зиннәтулла улы Татарстан Республикасы Дәүләт милке белән идарә итү буенча дәүләт комитетының чишмә башында торучыларның берсе иде.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин һәм Министрлыкның барлык хезмәткәрләре исеменнән министр урынбасары ветеранны чын күңелдән 86 яшьлеге белән котлады һәм ТАССР төзелүгә 100 ел тулу истәлекле билгесе, шулай ук азык-төлек җыелмалары тапшырды. «Зур канәгатьләнү һәм рәхмәт хисләре белән Татарстан Республикасы үсешенә, шул исәптән Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгын торгызуга һәм үстерүгә керткән зур өлешегезне тану буларак сезгә ТАССРның 100 еллыгы истәлекле билгесен тапшырабыз. Без Сезнең казанышларыгызны хәтерлибез һәм югары бәялибез", - дип билгеләп үтте министр урынбасары һәм ветеранга һәм аның тормыш иптәше Юлия Галеевнага нык сәламәтлек, күңел җылысы, актив озын гомер һәм бәхет теләде.

 

Тэги: ТАССРның 100 еллгы истәлекле билгесен тапшыру

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International