Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Олег Скуфинский белән очрашты.
Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узган Кайбыч районының Мәдәният көнендә булдылар. Чара «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында узды.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы зур югалту кичерде.
2024 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының эшләр идарәчесе Илназ Илһам улы Вәлиев 38 яшендә фаҗигале рәвештә вафат булды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов республиканың шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләренең генераль планнарын һәм җирдә файдаллану һәм төзелеш кагыйдәләрен җитештерү сораулары буенча киңәшмә үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасының Пространство белешмәләре фондында Казан (Идел буе) федераль университетының астрономия һәм космос геодезиясе кафедрасы җитәкчесе, доцент Владимир Безменов белән очрашу узды.
Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында расланган эш планы һәм иҗтимагый совет әгъзаларының элек әйтелгән тәкъдимнәре буенча мәсьәләләр каралды.
Коррупциягә каршы хокукый мәгърифәт: "Бүләк алу турында хәбәр итү, тапшыру, бүләкнең бәясен билгеләү һәм аны гамәлгә ашыру (сатып алу) процедуралары билгеләнгән вазыйфаи затлар составы"
Республикада ЕГРНга торак пунктлар чикләре һәм территориаль зоналарга бүлү турында белешмәләр кертү буенча чаралар дәвам итә.
Россия субъектлары дәүләт хакимиятенең башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Киңлек мәгълүматларының милли системасын үстерүгә һәм эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны координацияләү буенча ведомствоара эш төркеме төркемчәсенең җиденче утырышы булды.
Министр Азат Кадыров рәислегендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкиле, ТР бәяләүчеләр берлеге башкарма директоры Олег Булгаков катнашты.