2018 елның I кварталында узачак квалификация имтиханнары мәйданы турында мәгълүмат ТР Бәяләүчеләр союзының рәсми сайтында:
http://оценщики-рт.рф/
Исегезгә төшерәбез, квалификация таныклыгы булмаган бәяләүчеләргә 01.04.2018 дан башлап бәяләү эшчәнлеген башкару тыела.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә 12 дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды.
Аттестация әгъзаларының гомуми фикере буенча, барлык хезмәткәрләр дә норматив документларны, вазифа регламентларын яхшы беләләр һәм барлык сорауларга да төгәл, ышандырырлык җаваплар бирделәр.
Аттестация әгъзаларының бердәм тавышы нәтиҗәләре буенча, аттестация үтүче хезмәткәрләрнең барысы да үз вазифаларына тәңгәл киләләр.
“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан Яңа Чишмә, Балтач, Буа, Нурлат, Саба муниципаль районнарында урнашкан ТР МК ветеринариясенең баш идарәсе оператив идарә хокукында беркетелгән дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан файдалану буенча тикшерү үткәрелде.
Тикшерү вакытында түбәндәге кимчелекләр ачыкланды:
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.
"Татарстан Республикасының мәдәни мирас объктлары" каталогының I томы бастырылган. Бу сорау ТР Бәяләүчеләр союзы экспертлары тарафыннан 2017 елның май аенда Гагарин князе утарынбәяләү турындагы исәп-хисапны тикшерү вакытында каралган иде.
Ссылка: http://16.nnrf.ru/index.html#
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев үзенең күзәтү карамагында булган Минзәлә районының иҗтимагый оешмаларына газеталар яздырып "Матбугатка язылу бүләк ит" дип аталган акциядә катнашты.
Акция барышында "Республика Татарстан", «Сельская жизнь», «Выбор», «Моя газета», татар һәм рус телләрендә чыгарылышлы "Минзәлә"район газеталарына - барысы 31 данә газета яздырды.
Коррупциягә каршы законнар Нигезләмәсе һәм Россия Федерациясе Гражданлык кодексы дәүләт һәм муниципаль вазифаларны үтәүче затларга, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренә, аерым оешмаларда эшләүчеләргә хезмәт (эш) бурычын үтәүгә бәйле рәвештә бүләк бирүне һәм алуны тыя.
Якынлашып килә торган Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бүләк бирү һәм алуны тыю кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искәртә.
ТР Бәяләүчеләр союзының эксперт-консультацияләү советы утырышында коммерциячел оешмалар һәм хакимият органнарыннан килгән сораулар каралды. Яр Чаллы шәһәрендәге җир кишәрлекләренең базар бәясе турындагы исәп-хисап буенча һөнәри фикерне исәпкә алып бәяләүчегә бер атна дэвамында исәп-хисапны эшләп бетерергә һәм яңадан экспертларга тикшерүгү тапшырырга тәкъдим ителде. Шундый ук рекомендацияләр Әлмәт шәһәрендәге җир кишәрелегенә булган аренда бәясе буенча үткәрелгән бәяләү буенча да җитешсезлекләрне бетерү буенча билгеләнде.
Утырыш катнашучылары тарафыннан "Талисман" иминият берлеге" АҖ һәм "Ак Барс" иминият компанияләреннән килгән сорау хатлары да каралды. аларга җавап әзероәү буенча да тиешле фикерләр әйтелде. ТР Бәяләүчеләр союзының эксперт-консультацияләү советы утырышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре дә катнашты.
Бүген ТР Минзәлә муниципаль районы Севеты сессиясе узды.
Сессияне Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов ачты.
Сессия утырышында шулай ук ТР Дәүләт Совеиы депутаты Илдар Гыймадиев, район прокуроры, ЭЭМ район бүлеге җитәкчесе, район суды рәисе, оешма җитәкчеләре һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре катнаштылар.
Көн тәртибендә Минзәлә муниципаль районының 2017 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре сораулары һәм 2018 елга план, 2018 елга Минзәлә муниципаль районы бюджеты ёщм 2019-2020 елларга план периоды, Минзәлә муниципаль районыныд мщгариф бълеге исәп-хисабы һәм финанс сораулары каралды.
Кичә, агымдагы елның 12 декабре көнне, сәгать 12.00 дән 20.00 кадәр Россия Федерациясе Конституциясе көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне үтте.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре төрле иде: тулай торакта бүлмәләрне хосусыйлаштыру, җир кишәрлекләре алу, закон буенча консультацияләр, кадастр бәясен бәяләү һәм Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы башка төрле сораулар.
Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгатьләр буенча да Министрлыкның вәкаләтле вәкилләре тиешле аңлатмалар бирделәр. Мөрәҗәгатьчеләр барысы да җылы кабул итүгә һәм сорауларына канәгатьләнерлек җаваплар алуларына сөнеп, Министрлык тарафына рәхмәтле булып киттеләр.
Бәяләүчеләр берлеге экспертлары Казан шәһәрендә үткән квалификация имтиханнарыннан сон шундый нәтиҗәгә килделәр. Бу имтиханнарны бирә алмаган бәяләүчеләр 2018 елның 1 апреленнән соң бәяләү эшчәнлеген башкара алмаячаклар.