ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.

       2017 елның гыйнвар-ноябрь айларында министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлекләреннән килгән 2 656 сату-алу эше буенча 2 240 мөрәҗәгать каралды, шуларның 957 сату-алу эше башкару килешенде. 1 699 ы буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.

“Ерак Көнчыгыш гектары” программасы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең иң алдынгы стратегик социаль инициативаларының берсе. Программа гражданнарга Ерак Көнчыгышта бушка 1 га җир кишәрлеген алу хокукы бирә.

“Ерак Көнчыгыш гектары” программасы турында сорау һәм җаваплар.

“Ерак Көнчыгыш гектары”н кемнәр ала ала?:  бары тик Россия Федерациясе гражданнары гына, шул исәптән чит илдә яшәүчеләр дә. Кешенең россияле гражданлыгы булу гына кирәк.

Закон тарафыннан ничә яшьтә булу чикләре куелмаган, димәк, теләсә кайсы яшьтәге россияле үз гектарын ала ала. Бу балалаы гаиләләргә кеше башына 1 га исәбеннән җир алу мөмкинлеген бирә. Мәсәлән, 3 кешедән торган гаилә 3 га җир алуга хокуклы.

 Моннан тыш, закон җирне коллектив белән алу хокукы да бирә. Коллектив гаризасы 10 кешегә кадәр булган төркемгә бирелә.

01.02.2017  көннән башлап 1 га җир алуны Ерак Көнчыгыш субъектларының теләсә кайсы районыннан алырга була. Закон нигезендә җирне 2035 елга кадәр алырга мөмкин.

Бу гектарларда нәрсә эшләргә мөмкин?: Бу җирләрдә йорт салырга, авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы һәм башка эшмәкәрлек эшләре алып барырга була.

 

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елның 11 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 786,13 миллион сум акча керде.      

Шул исәптән, елның 11 аенда статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 83,41  миллион сум - план 110,5 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 70,47 миллион сум – план 105,2 % ка үтәлгән;

сервитуттан – 2,5 миллион сум – план 120,7 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 158,2 миллион сум – план 527,3 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 9,15  миллион сум акча кергән - план 123,6 % ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 57 миллион сум табыш кергән– план 99,2% ка үтәлгән;

дивидентлардан – 346,4  миллион сум – план 108,7 % ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 58,59 миллион сум - план 100,8 % ка үтәлгән.


8
декабрь, 2017 ел
җомга

Казан Федераль университетыныж баш бинасында «Ел юристы-2017» премиясен тапшыру тантанасы үтте. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашты.

Премияләр тапшыру тантанасы алдыннан Россия юристлар Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге  съезды үтте.  

Бу чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин һәм Хокук идарәсенең Дәүләтнең мөлкәти мәнфәгатьләрен яклау бүлегенең әйдәп баручы консультанты Рамил Хәбибуллин катнашты. 

Рамил Хәбибуллин юриспруденция өлкәсендәге һөнәри эшчәнлегендә югары уңышлары өчен Россия юристлары Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

ТР Президенты йөкләмәсе буенча ТР Бәяләүчеләр союзы тарафыннан РФ субъектлары өчен бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә квалификация имтиханнары үткәрү пилот мәйданы оештырылды.  Имтиханнар Казан шәһәрендә 2017 елның 21-29 ноябре көннәрендә  үткәрелде. Имтихан тапшыруда Казан шәһәрендә 749 кеше катнашты.


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

12 декабрьдә РФ Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Бердәм гражданнарны кабул итү көне узачак.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында кабул итү Вишнеский ур., 26 адресы буенча үтәчәк. Кабул итү алдан язылмыйча башкарылачак.

Министрлык түбәндәге төп функцияләрне гамәлгә ашыра:

  • җир ресурсларыннан файдалану белән идарә итү;
  • дәүләт милкендә булган күчемсез мөлкәттән (биналар, корылмалар), транспорттан, җиһаздан файдалану белән идарә итү;
  • акцияләрнең дәүләт портфеленнән файдалану белән идарә итү;
  • хосусыйлаштыру белән идарә итү;
  • эшчәнлекнең беркетелгән төрләрен лицензияләү

5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ Бөтендөнья инвалидлар көнен билгеләп үттеләр. Учреждение җитәкчесе 2 һәм 3 группа инвалидларны бүгенге көндәге хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм бәйрәм белән котлады. Аларга матди ярдәм күрсәтте. 


2
декабрь, 2017 ел
шимбә

29.11.2017 көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә муниципаль унитар оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлекләренед 2017 елның 9 ае нәтиҗәләрен тикшерү буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте.

Финанс-хуҗалык эшчәнлекләре зыян салучы һәм кредитлар алган муниципаль унитар  оешмалардан аңлатмалар алынды һәм тиешле  рекомендацияләр бирелде.


1
декабрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 30 ноябре көнне министр урынбасары Рөстәм Шәмеев җитәкчелегендә Коррупциягә каршы көрәш буенча ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы комиссия утырышы үтте

Комиссия утырышында дәүләт хакимияте органнарында һәм РФ субъектларының җирле үзидарә органнарында, РФ Президентының Идел буе  федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан әзерләнгән Коррупциягә каршы көрәш чараларының  2016 елда үтәлеше, ТР Прокуратурасы тарафыннан әзерләнгән  Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлеше буенча күзәҗү практикасы анализы нәтиҗәләре, һәм көн тәртибенә куелган башка күп төрле сораулар каралды.

Утырышта шулай ук Коррупциягә каршы көрәш буенча ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы комиссиясенең 2017 елдагы эш планының үтәлеше һәм 2018 елга куелган эш планы проекты каралды.


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.  

Утырышта «Татнефть» компаниясенең 2017 елның тугыз ае эчендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы мәгълүмат тыңланды. Нефть чыгару күләме 21,4 млн. тонна тәшкил иткән, үткән елның шушы чорына карата 2,6%ка артык. 644 яңа нефть чыгару скважинасы һәм 181 басым бирү скважинасы эксплуатациягә тапшырылган. Юлдаш нефть газын җыю күләме 698 млн. куб. метр.

 «Татнефть» ГАҖ буенча бухгалтер исәпкә алуының Россия стандартлары нигезендә төяп җибәрелгән продукциядән 2017 елның 9 ае эчендә табыш килере-брутто 502,4 млрд. сум тәшкил итә, табыш килере-нетто (НДСтан башка, экспорт пошлинасыннан һәм акцизлардан башка) – 417,5 млрд. сум, чиста табыш – 86,2 млрд. сум. «Татнефть» төркеме буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 63 млрд. сум.   

Директорлар советы 2018 елга нефть чыгару һәм геологик-техник чаралар буенча планнарны карады. Җитештерү программасы расланды, аның буенча «Татнефть» төркеме өлеше 28,7 млн. тонна нефть тәшкил итә. «ОПЕК+» илләре килешүе буенча кертелгән чикләүләр беткән очракта, чыгарылучы нефть күләме артырга мөмкин. 

Утырышта шулай ук «Татнефть» компаниясе эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International