2017 елның 23 ноябре көнне гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Арча муниципаль районының авылларына халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Анна Ханжина җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте.
Юл картасы буенча ТР Бәяләүчеләр союзы катнашында булдырыласы ТР дәүләти булмаган экспертлар консорциумы кулланучылар хокукын яклау һәм ашамлыкларның сыйфатын һәм иминлеген тәэмин итәчәк.
ТР Министрлар Кабинеты карары шулай ук ашамлыкларның иминлеген һәм сыйфатын тәэмин итү максаатыннан хезмәттәшлек итү һәм мәгълүмат алышу оешмалары итеп "Милли сәүдә маркасы" ДБУ һәм ТР Бәяләүчеләр союзын билгели.
21.11.2017 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Яшел үзән муниципаль районы территориясендә урнашкан "Акульчев" кондитер фабрикасы төзелеше өчен ике җир кишәрлекләре бирү турындагы сорау каралды.
Киңәшмәдә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министырының беренче урынбасары Сергей Демидов, ТР Яшел Үзән муниципаль районы башкарма камитеты җитәкчесе Светлана Кадыйрова, Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыгынң җир ресурслары идарәсе җитәкчесе Гүзәл Миндубаева, "Акульчев" компанияләре төркеме вәкиле Сергей Чернуха катаншты.
23.11.2017 җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә устав капиталында дәүләт өлеше булган Дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды. Утырышта устав капиталында 100% дәүләт өлеше 3 оешма: “ТР Үзәк допозитариясе” АҖ, “Юл хәрәкәте иминлеге” АҖ, “ТР җир мөнәсәбәтләре үсеше үзәге” АҖ һәи ике унитаар оешма: “Җылылык энерго челтәрләре” “ТР Геоүзәге” финанс-хуҗалык эшчәнлекләре анализланды.
Утырышта комиссия тарафыннан оешма эшчәнлекләренең зыянга эшләүләре сәбәпләре каралды һәм финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен яхшырту буенча рекомендацияләр бирелде.
22.11.2017 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары вәкилләре катнашында видеконференция режимында ятим балаларга бирелергә тиешле фатирларның төзелеш срокларын төгәл билгеләү буенча киңәшмә үтте.
21.11.2017 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев рәислегендә Хуҗалык җәмгыятьләре һәм иптәшлекләрен контрольдә тоту һәм идарә органнарындагы дәүләт вәкилләре белән эш буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Утырышта ведомствоара комиссия әгъзаләре, ТР Президент Аппараты, министрлыклар, ТР Эшмәкәрлек һәм оешмалар ассоциацияләре вәкилләре катнаштылар.
Комиссия эше кысаларында 2017 елга дәүләт вәкилләренең эшчәнлекләренә нәтиҗәләр чыгарылды, 2018 елга бурычлар билгеләнелде.
Утырышта дәүләт вәкилләре һәм бәйсез директорлар вәкилләренә кандидатуралар каралды һәм расланылды.
Компетентлы комиссия һәм экспертлар ТР Бәяләүчеләр союзының ТР МК бюджеттан финанс чаралары бүлеп бирелә торган грантлар проекты буенча Водников бистәсендә социаль-мөһим объектларда төзәтү эшләре алып бару буенча гаризаны кабул итте.
Бу прект сәхнә элементларын, эскәмияләрне, парус макетын төзәтү һәм алыштыру, мәйданны бизәүгә юнәлтелгән.
Узган шимбә көнне, 18.11.2017, ТР Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча ярыш үткәрелде.
Республика министрлыклары һәм ведомстволарының 30 командасы арасында ярышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының коррупциягә каршы эш планының үтәлеше тикшерелде. Бу актуаль сорау буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының коррупциягә каршы эш буенча җаваплы белгеч Дарья Проценко чыгышы тыңланылды. Чыгыш буенча фикер алышулардан соң эшмәкәлек берләшмәләре белән тагын өстәмә анкета үткәрү турында тәкъдим кертелде.
2017 нче елның 16 ноябре конне Санкт-Петербург дәүләт хакимиятенең башкарма органнары һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашунда эшлекле очрашу үтте.
Очрашу вакытында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре вәкиле Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү торышы турында чыгыш ясады. Шулай ук очрашу вакытында күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эше буенча Санкт-Петербург тәҗрибәсе өйрәнелде.