ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

Автотранспортларның техник торышын һәм хәрәкәт маршрутын мониторинглау максатыннан "Матди тәэмин итү" ДБУ 5 автомобиленә пилот проект буенча 1 айга трекерлар урнаштырылды. Сынау вакытында уңай нәтиҗәләр булган очракта система эшләп чыгаручылар белән үзара хезмәттәшлек итү турында карар кабул ителәчәк.

2017 елның 23  ноябре көнне гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Арча муниципаль районының авылларына  халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барачак. 

       Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Анна Ханжина җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтәчәк. 

Бәяләү өлкәсендә квалификация имтиханнары тапшыручылар игътибарына! Имтиханнар КФУ ның Икътисад һәм финанс институты базасында Бутлеров ур., 4, С405 аудиториядә үтәчәк. Керү урыны – үзәк бина. Бинага паспорт һәм чакыру кәгазе буенча алынган махсус пропусклар буенча кертеләчәкләр.


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Муниципаль унитар оешмаларның бухгалтерлык исәп-хисаплары анализланды

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан муниципаль унитар оешмаларның бухгалтерлык исәп-хисаплары анализланды. Татарстан Республикасында барлыгы 178 МУП бар, шуларның 126 сы гамәлдә.

Үткәрелгән анализ буенча гамәлдәге муниципаль унитар оешмаларның 50% ы зыян сала, 46% ы кредит алаган. Бу оешмаларның эшчәнлеге видоконференция режимында үткәреләчәк киңәшмәдә каралачак.


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

13-14 ноябрь көннәрендә Универсиада авылында беренче тапкыр дәүләт-шәхси партнерлык буенча Идел буе федераль окруы  форумы  үтә.

Кичә, 13 ноябрь көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, министрлык белгечләре дәүләт-шәхси партнерлык буенча Идел буе федераль окруының I форумы эшендә катнаштылар.

Форумның төп сораулары арасында дәүләт-шәхси партнерлык проектларын әзерләүдә төбәк институтларынң үсеше, проектларының башлангычын финанслауның яңа механизмнары иде.


13
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 нче елның 9 ноябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре ТР Дәүләт Советында үткән авыл хуҗалыгы алып бару өчен кулланыла торган җирләрнең уңдырышлыгын булдыруда хокукый тәэмин итү сорауларын карау буенча киңәшмәдә катнаштылар.

Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы җирләрен максатчан файдалануны күзәтүне көчәйтү сораулары каралды.

2017 елның 3 ноябре көнне үткән “Закондагы соңгы үзгәрешләрне истә тотып җир мөнәсәбәтләрен җайга салу һәм теркәү буенча актуаль аспектлар” темасы буенча РФ Икътисад министрлыгының күчемсез милек департаменты директоры урынбасары М.В. Бочарова,  РФ Икътисад министрлыгының кадастр эшчәелеген һәм кадастр исәбен норматив-хокукый җайга салу бүлеге җитәкчесе А.В.Нуприенкова, шулай ук ТР Бәяләүчеләр союзы Президенты А.В. Лисичкин  катнашында узган семинар буенча мәгълүмати материаллар ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтында “Белешмә материаллар” бүлегендә урнаштырылды.


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының свод-аналитик бүлеге җитәкчесе Гүзәл Насыйбуллина “Татарстан Республикасынң иң яхшы дәүләт хезмәткәре” дипломы белән бүләкләнде.

 Ул Татарстан Республикасынң иң яхшы дәүләт хезмәткәре” конкурсының “Дәүләт органнары эшчәнлеген документлар, финанс-икътисади, мәгълүмати, оештыру һәм башкалар белән тәэмин итү” номенациясендә җиңүче булды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы чын күңеленнән Гүзәл Насыйбуллинаны җиңүе белән ктлый һәм эшендә зур уңышлар тели.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.

       2017 елның гыйнвар-ноябрь айларында министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлекләреннән килгән 2 486 сату-алу эше буенча 2 080 мөрәҗәгать каралды, шуларның 883 сату-алу эше башкару килешенде. 1 603 е буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 16 һәм 17 ноябре көннәрендә “Күчемсез милекне бәяләү” һәм “Күчемле милекне бәяләү” юнәлешләре буенча Казан шәһәрендә үтәчәк имтиханнарга интенсив әзерлек үзәге эшләячәк. Интенсивларны квалификация имтиханнарын уңышлы үткән экспертлар үткәрәчәк.

Бу чаара ТР Бәяләүчеләр союзы ярдәме белән үткәрелә.

Семинар турында мәгълүмат ТР Бәяләүчеләр союзының http://оценщики-рт.рф/ сайтында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International