08.13.2017 көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен саклау һәм конфликтларны җайга салу буенча комиссиясе утырышы узды.
Киңәшмә утырышында дәүләт хезмәткәрләренең чыгымнар буенча тикшерүләр буенча бәяләмәләре каралды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча сату-алу эшләре башкарган чараларның чыганаклары исбатланган дип билгеләнде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тарафыннан Казан шәһәре, Г.Тукай ур., 113 адресы буенча урнашкан мәдәни мирас объектын арендалау килешмәсе төзү хокукына аукцион игълан ителде.
Айлык аренданың башлангыч бәясе - 35 000.
Сораулар буенча тулырак мәгълүмат өчен 264-30-81 телефоны аша Прокофьева Е.А. мөрәҗәгать итәргә.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елның 10 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 658,64 миллион сум акча керде.
Шул исәптән, елның 10 аенда статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 76,38 миллион сум - план 101,2 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 63,64 миллион сум – план 95,1 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 2,26 миллион сум – план 109,2 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 73,69 миллион сум – план 245,6 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 8,29 миллион сум акча кергән - план 112 % ка үтәлгән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 56,9 миллион сум табыш кергән– план 99% ка үтәлгән;
дивидентлардан – 318,52 миллион сум – план 100 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 58,59 миллион сум - план 100,9 % ка үтәлгән.
Бүген, иртәнге сәгать 9.00 да Казан Гранд Отелендә Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары һәм Идарә җитәкчеләрен укыту семинары "Законнарга соңгы үзгәрешләр керүне исәптә тотып күчемсез милекне теркәү һәм җир мөнәсәбәтләрен җайга салуда актуаль аспектлар" темасы буенча укыту семинары үз эшен башлап җибәрде. Укыту семинарына ТР шәһәр округы һәм муниципаль районнарының 150 Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары һәм Идарә вәкилләре, ТР Җир һәм мөлкәҗ мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре катнашты..
Семинарны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев ачып җибәрде. Семинар катнашчыларын сәламләү сүзендә ул мондый очрашуларның мөһим булуын билгеләп үтте, шулай ук, укытуның төп максаты - дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән идарә итүдә килеп чыга торган көндәлек сорауларны һәм проблемаларны хәл итү юлларын билгеләү булуын азсызыклады.
Бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә мәҗбүри квалификация имтиханнары тапшыру срокларының үзгәрүе хакында.
Казан шәһәрендә бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә мәҗбүри квалификация имтиханнары тапшыру 21-24.11.2017 күчерелде.
Тулырак мәгълүмат оценщики-рт.рф сайтында.
Муниципаль берәмлекләргә методологик ярдәм күрсәтү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтлә0ре министрлыгы чираттагы укыту семинарын үткәрә. Семинар мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары белгечләре өчен "Законнарга соңгы үзгәрешләр керүне исәптә тотып күчемсез милекне теркәү һәм җир мөнәсәбәтләрен җайга салуда актуаль аспектлар" темасы буенча үткәрелә.
Укыту 03.11.2017 көнне Казан, .Петербург ур., 1 («Гранд Отель Казань») адресы буенча үткәрелә. Тулырак мәгълүмат: (843) 221-40-46, 221-40-47, 221-40-48 телефоннары аша.
Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ йөртүчеләрне котлау тантанасы уздырылды. Озак еллар буенча хезмәте һәм вазифаларына намуслы караган йөртүчеләр мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
2017 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Өстәл теннисы һәм бокс үзәгендә өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде.
Ярышларда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы: Ринат Газизов (Кадрлар бүлеге җитәкчесе), Олег Масленков (режимлы-секретлы хезмәтнең әйдәпп баручы киңәшчесе) һәм Венера Вафина (Дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге җитәкчесе урынбасары) составында икенче урынны яуладылар.
2017 елның 26 октябрендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Әтнә муниципаль районының Күңгәр һәм Олы Әтнә авылы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. Сораулар җир кишәрлекләрен һәм торак йорта сату-алу килешмәләре төзүгә кагылышлы иде.
Кичә ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышы үтте. Утырышта 2017 елның 9 аенда бюджет башкарылуына йомгаклар ясалды, агымдагы елның ноябренә бюджет расланды.
2018 елга «Татнефть» компаниясенең Россия социаль-икътисадый үсеш фаразларының төп параметрларын исәпкә алып эшләнелгән финанс-хуҗалык эшчәнлеге фаразлары турында мәгълүмат тыңланылды.
Шулай ук «П-Д Татнефть - Алабуга Стекловолокно» проектының киләчәк үсеш преспективалары буенча фикер алышынды. Хәзерге вакытта оешма тармакта иң эреләрдән санала һәм Россиядә җитештерелгән 32 процент продукция аңа туры килә. 2018 елда капиталь төзекләндерү барышында куәтен 31,8 мең тоннага арттыру максаты белән, пыяла кайната торган мичне яңарту планлаштырыла, бу җитештерүнең күләмен арттырачак. Проектны финанслау Россиянең Сәнәгать үсеше фонды аша дәүләт акчалары ярдәме белән планлаштырыла.
Шулай ук Директорлар советында «Татнефть» компаниясе эшчәнлегенең башка мәсьәләләре каралды.
"Татнефть" ГАҖ матбугаты хезмәте