ТР Бәяләүчеләр союзы булачак һөнәри экспертларны - 500 дән артык хезмәткәрне алга чыгу буенча укытуның пилот программасы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан хупланылды. Укыту бу елның сентябрь аенда старт алачак.
2017 елның 1 сентябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Минзәлә муниципаль районында Бөтенроссия “Белем көне” бәйрәме тантанасында катнашты. Чара Минзәлә шәһәренең №1 гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Тантаналы линейкада Минзәлә районы башлыгы айдар Сәлахов, мәгариф бүлеге хезмәтуәрләре һәм Минзәлә шәһәренең төзелеш оешмалары җитәкчеләре һәм иганәчеләре катнашты.
Укучылар һәм әти-әниләргә сәламләү сүзе белән министр Азат Хамаев мөрәҗәгать итте. Ул Бөтенроссия “Белем көне” бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннехановның Мөрәҗәгатен җиткерде, барысын да яңа уку елы башлану белән котлады һәм укучыларга яхшы билгеләргә уку теләде.
Рәсми өлештән соң мәктәп укучылары сәхнәләштерелгән музыкаль чыгыш күрсәттеләр.
03.08.2017 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев җитәкчелегендә «Директориум» директорларның һөнәри берләшмәсе" Ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек турындагы Килешмәне имзалау сораулары буенча Ассоциация (Мәскәү шәһәре) вәкилләре белән Татарстан Республикасының катнашкан өлеше булган хуҗалык җәмгыятьләрен контрольдә тоту һәм идарә итү органнары бәйсез экспертлар һәм профессионал директорлар сайлап кую һәм сайлау системасын кертү буенча пилот проекты буенча киңәшмә узды.
01.01.2017 көннән “Квалификацияләрне бәйсез бәяләү турындагы” 03.07.2016 № 238-ФЗ Федерального закон гамәлгә керү сәбәпле Татарстан Республикасының катнашкан өлеше булган хуҗалык җәмгыятьләрен контрольдә тоту һәм идарә итү органнарына бәйсез экспертлар һәм профессионал директорлар сайлаган вакытта билгеләнгән таләпләргә өстәмәләр кертү карала.
«Директориум» директорларның һөнәри берләшмәсе" Ассоциациясе Татарстан Республикасының катнашкан өлеше булган хуҗалык җәмгыятьләрен контрольдә тоту һәм идарә итү органнары бәйсез экспертлар һәм профессионал директорлар сайлап кую һәм сайлау системасын кертү буенча пилот проекты кысаларында дәүләт вәкилләрен махсус программалар буенча укытуны тәкъдим итә.
“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан Лениногорск һәм Азнакай муниципаль муниципаль районнарында урнашкан ТР МК ветеринариясенең баш идарәсе, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыкларының оператив идарә хокукында беркетелгән дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан файдалану буенча тикшерү үткәрелде.
Тикшерү вакытында түбәндәге кимчелекләр ачыкланды:
3. Азнакай шәһәрендәге мөлкәт комплексы канәгатьләнмәслек хәлдә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.
Бу закон нигезендә урман ресстры һәм ЕГРН мәгълүматларында каршылыклар булган очракта 2016 елның 1 гыйнварына кадәр хокук теркәлгән шарт белән җир кишәрлегенең гражданнар хокукын раслаучы документлар нигезендә билгеләнеләчәк.
Закон шулай ук җир кишәрлекләре чикләре турындагы мәгълүматлары ЕГРН га кертелмәгән булса һәм бу кишәрлекләргә карата аренда килешмәсе булмаган очракта урман реестрыннан төшереп калдыруны да карый.
Моннан тыш, закон урман үсентеләрен арттыру механизмын булдыруны да карый. Торак пункт җирләре белән әйләндерелгән урман кишәрлеге торак пункт җирләренә кертелә һәм 1 елдан да ким булмаган вакыт белән шәһәр урманнары режимына кертелә.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы таарфыннан электрон формада ачык формада бәясен күтәрүгә тәкъдимнәр кетү юлы белән күчесмле милек (йөзү краннары) сату буенча аукцион игълан ителде.
“Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ тарафыннан Daewoo, Peugeot, ВАЗ, Ford автомобильләренә техник төзәтүләр башкару өчен аукционнар үткәрелде. Шулай ук хуҗалык товарлары, төзү материаллары китерү, кондиционерларның төзеклеген карау, газ ягу урыны, газ җайланмасына техник экспертиза үткәрү өчен дә аукцион үткәрү буенча әзерлек эшләре алып барыла. Моннан тыш, Учреждение автомобильләренә мобил трекерларын карау буенча хезмәт күрсәтү өчен еллык Интернет-трафик пакеты алу өчен дә аукцион үткәрү буенча әзерлек эшләре алып барыла.
ТР Бәяләүчеләр союзы утырышында Партнерлыкның 5 еллык юбилеен билгеләп үтү, "Бәяләү берләшмәсен берләштерү өчен" медаль, аныж турында нигезләмә, сурәте расланылды.
Утырышта шулай ук ТР Бәяләүчеләр союзының Партнерлыгындагы әгъзалык итү нигезләмәсенең 5 бүлегенә, «АГАТ НК» ҖЯҖ Партнерлык составыннан чыгару турында өлешендә өстәмәләр кертү турында карар кабул ителде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.
2017 елның гыйнвар-июль айларында министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 1825 сату-алу эше буенча 1509 мөрәҗәгать каралды, шуларның 638 сату-алу эше башкару килешенде. 1187 е буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елның 7 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 470,8 миллион сум акча керде.
Шул исәптән, елның 7 аенда статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 49,81 миллион сум - план 104,07 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 36,69 миллион сум – план 65,81 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 1,54 миллион сум – план 248,39 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 10,89 миллион сум – план 36,3 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 7,07 миллион сум акча кергән (бу статьяга план билгеләнмәгән).
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 56,9 миллион сум табыш кергән– план 110,92 % ка үтәлгән;
дивидентлардан – 249,45 миллион сум – план 380,14 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 58,09 миллион сум - план 142,73 % ка үтәлгән.