Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елның 8 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 567 миллион сум акча керде.
Шул исәптән, елның 8 аенда статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 61,65 миллион сум - план 128,81 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 48,64 миллион сум – план 87,25 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 1,78 миллион сум – план 287 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 14,36 миллион сум – план 47,87 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 7,35 миллион сум акча кергән (бу статьяга план билгеләнмәгән).
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 56,9 миллион сум табыш кергән– план 110,92 % ка үтәлгән;
дивидентлардан – 318,52 миллион сум – план 485,4 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 58,09 миллион сум - план 142,73 % ка үтәлгән.
Бәяләүчеләрне укыту программасы бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ачылды. Аны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин ачып җибәрде. Лектор Сергей Норев ике көн дәвамында бәяләүчеләргә бәяләүчеләрне укыту һәм квалификацияләренең яңа таләпләре, бәяләү өлкәсендәге һөнәри стандартлар, квалификация имтиханнары турында сөйләячәк.
“Республика мөлкәт казанасы” ДБУ Татарстан Республикасының урта һәм кече эшмәкәрләренә арендага яки сатып бирү өчен күчемсез милек объектлары тәкъдим итә:
Яшел Үзән шәһәре, Чапаев ур., 1. Торак булмаган бина, гомуми мәйданы
461,3 кв.м. Косметик ремонт башкарылган, офис, студия, салон, хостел очен яраклы.
Яшел Үзән шәһәре, Фрунзе ур., 9
Торак булмаган бина, 1 катта, гомуми мәйданы 340,3 кв.м. Объект беренче линиядә, аерым керү урыны бар. Офис, студия, салон, хостел өчен яраклы.
Әлмәт шәһәре, Гафиатуллин ур., 26
Торак булмаган бина, 5 катлы йортның 1 катына урнашкан, гомуми мәйданы 173,9 кв.м. Косметик ремонт ясалган. Объект беренче линиядә. Аерым керү ишеге бар. Офис, студию, салон, хостел өчен яраклы.
Өстәмә мәгълүматны тел.264-30-81(эчке тел.2-39) аша белеп була. Җаваплы – Фатхуллина Л.Р.
01.07.2017 көнгә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары мәгълүматлары буенча гомуми мәйданы 375 мең.га булган 69383 кирәк булмаган җир өлешләре исәпләнә. Суд карарлары белән 40 муниципаль районда гомуми мәйданы 233,2 мең га җир муниципаль милек хокукын алды.
Муниципаль районнарының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары мәгълүматлары буенча гомуми мәйданы 203,3 мең га җир муниципаль берәмлекләр милкенә теркәлгән.
04.09.2017 Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү буенча хезмәт күрсәтүгә дәүләт контракты төзү максатыннан “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ тарафыннан аудиоязма кулланып конвертлар ачу процедурасы үткәрелде.
Ачык конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче итеп “НАСКО” ААҖ билгеләнелде. “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ барлыгы 44 җиңел автотранспорт чарасы иминиятләштерелергә тиеш.
07.09.2017 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлы Коллегиясе утырышыннан соң ТР Бәяләүчеләр союзының киңәйтелгән утырышы узды. Бәяләүчеләр берлеге экспертлары тарафыннан кузгатылган сораулар хакимият органнары тарафыннан чишелә торган мәсьәләләр белән язылышып тордылар. Министр урынбасары Фәрит Мусин кыскача Коллегия утырышы нәтиҗәләренә тукталып китте, һәм дәүләт һәм муниципаль милектән табыш кертүне тәэмин итү министрлыкның төп мәсьәләләреннән берсе булуын, һәм бу эштә бәяләүчеләрнең мөһим ролен билгеләде.
2017 елның 5-6 сентябре көннәрдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре белән Ликвидация планын үтәү тәртибе буенча уку үткәрелде. Чараны Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Режимлы-секретлы хезмәтенең әйдәп баручы киңәшчесе Олег Масленков алып барды.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә “ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР муниципаль берәмлекләренең мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары, комитеты һәм идарәләренең 2017 елның 7 ае эшчәнлеге нәтиҗәләре” темасы буенча Коллегия утырышы узды.
Коллегия утырышында 2017 елның 7 ае дәвамында Министрлык эшчәнлеге дәүләт милке белән нәтиҗәле файдалану максатыннан 2017 елга куелган бурычлар буенча ТР Хөкүмәте билгеләгән мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелүе билгеләнде. ТР муниципаль берәмлекләренең мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары, комитеты һәм идарәләре тарафыннан муниципаль мөлкәтнең табышлылыгын тәэмин итү, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә муниципаль вәкаләтләрне тормышка ашыру буенча эш башкарылды.
2017 елның 7 ае дәвамында консолидацияләнгән бюджетка дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итүдән 3 млрд. 247 млн. сум акча керде. Республика бюджетына 652,3 млн.сум табыш керде. Бюджет йөкләмәсе 223% ка үтәлде.
Татарстан Республикасының җирле бюджетларының гомуми табышы 2 млрд. 601 млн.сум булды, ул еллык планның 67% тәшкил итте.
2017 елның 1 августыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Дәүләт кадастр бәясе үзәге” ДБУ http://cgko.tatarstan.ru/ адресы буенча сайты эшли башлады. Сайтта яңалыклар, шулай ук учреждение эшчәнлегенә кагылышлы, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендәге дәүләт кадастр бәясе буенча башкарылган эш турында актуаль мәгълүмат урнаштырылачак.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.
2017 елның гыйнвар-сентябрь айларында министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 2119 сату-алу эше буенча 1754 мөрәҗәгать каралды, шуларның 736 сату-алу эше башкару килешенде. 1383 е буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.