2017 елның 22 июне көнне гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Кукмара муниципаль районының авылларына халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барачак.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтәчәк.
“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан Бөгелмә муниципаль районында урнашкан ТР МК ветеринариясенең баш идарәсе, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыкларының оператив идарә хокукында беркетелгән дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан файдалану буенча тикшерү үткәрелде.
Тикшерү вакытында түбәндәге кимчелекләр ачыкланды:
1. 87,1 кв.м торак йорт, 70,9 кв.м ветеренария дәвалау бинасы, 2604 кв.м җир кишәрлеге физик шәхесләр тарафыннан файдаланыла ( комиссия тарафыннан бу мөлкәтне Мөслим муниципаль районы милкенә тапшыру буенча рекомендацияләр бирелде);
2. ветеренар пунк бинасы урнашкан җир кишәрлеге межаланмаган һәм кадастр исәбенә куелмаган;
3. 3458 кв м җир кишәрлегенә вакыты чикләнмәгән даими куллану хокукы теркәлмәгән;
4. гомуми мәйданы 3175 кв.м мәктәп-интернат бинасы һәм 12 кв.м котельный бинасына оператив идарә хокукы теркәлмәгән.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан электрон формада транспорт чараларын сату буенча ачык аукцион игълан ителде.
“Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ агымдагы елның март аеннан 44-ФЗ нигезендә дәүләт кирәк-яраклары өчен заказ бирү вәкаләтләре хокукы алды. Шуның белән бәйле рәвештә авторезиналар, автомобиль тагылмалары, “ГЛОНАСС” системасы өчен смартфоннар сатып алу өчен электрон аукцион үткәрү турында хәбәр бирү эше башкарыла.
Республиканың мунициапль берәмлекләренә методик ярдәм күрсәтү максатыннан 30.06.2017 көнне сәг. 10.00 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгымөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен чираттагы укыту семинары үткәрә. Семинар "2017 елда җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре: законнар һәм аларны куллану" темасы буенча үтәчәк.
Укыту семинары Казан, Петербург ур., "Казан гранд отеле"нең Сәлих Сәйдәшев залында узачак. Тулырак мәгълүмат (843) 221-40-46, 221-40-48 телефоннары аша алырга мөмкин.
15.06.2017 җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев җитәкчелегендә устав капиталында дәүләт өлеше булган Дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды. Утырышта: “ВНИИУС” АҖ, “Татарстан проектлары” АҖ, ""Юл"Компаниясе АҖ, ""Урман транспорт компаниясе“ АҖ финанс-хуҗалык эшчәнлекләре анализланды.
Комиссия тарафыннан 2016 елһәм 2017 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча табыш югалату сәбәпләре каралды. 2017 елга финанс-хуҗалык эшчәнлекләре планы анализланды. Һәр оешма эшчәнлегенең зыянга эшләү сәбәпләре ачкланды һәм аннан чыгу юллары каралды.
15.06.2017 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов һәм министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университетында уку мәгариф программалары кысаларында уку үтү торган Кырым Республикасы белгечләре каршында чыгыш ясадылар. Аларның чыгышларында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт политикасын тормышка ашыру буенча актуаль проблемалар яктыртылды. Шул исәптән дәүләт һәм муниципаль милектән нәтиҗәле файдалану, җир ресурсларын саклау, кадастр мөнәсәбәтләре, территориаль планлаштыру сораулары да каралды. Чара барышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җитәкчеләре күп төрле сорауларга да җавап бирделәр.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы шартлы янгын вакытында хезмәткәрләрне һәм министрлыкка килгән гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды. Өйрәнүләр вакытында бинаның 5 катындагы фойеда шартлы янгын чыгу урыны табылды һәм бинадан кешеләрне чыгару һәм “янгынны” сүндерү чаралары күрелде.
Янгын куркынычлыгы турында хәбәр бирүче сиренадан соң ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре тиз генә бинадан куркынычсыз урынга чыктылар.
Эвакуация вакытының 4 минут вакыт эчендә төгәлләнүе хезмәткәрләрнең оешканлыгын һәм мондый гадәттән тыш очракларга яхшы әзерлеген күрсәтте.
Өйрәнүләр вакытында хәбәр итү системаларын, винтиляция, хезмәткәрләрнең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге тикшерелде.
Мәскәү белән Казанны тоташтырырга тиеш булган тизйөрешле тимер юл магистрале тирәсендәге бәхәсләр куера бара. Казан эшмәкәре, икътисад белгече Таһир Дәүләтшин исә, магистраль төзүгә каршы килмәсә дә, аның Татарстандагы өлешен үзгәртергә тәкъдим итә. Моның нәтиҗәсендә Казан киңәеп, икътисадый яктан үсәчәк һәм ахыр чиктә Югары Ослан районы Казанның иң матур районына әйләнәчәк. Үзенчәлекле проект авторы белән сөйләшеп алырга булдык.
14.06.2017 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ТР МК 08.06.2017 " 356 карарын тормышка ашыру максатыннан "Республика ярдәм фонды турындагы" №1316 карарын чыгарды. Бу карар белән "Республика ярдәм фонды" Унитар коммерциячел булмаган оешма уставы расланды.