Узган якшәмбе көнне Kazan-Arena стадионында Бөтенроссия йөгереш көне “Милләтләр кроссы – 2015” узды. Спорт чарасында барысы 24 меңнән артык шәһәрле – спортсменнар, мәктәп укучылары, студентлар, оешма, ведомство һәм министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Бөтенроссия спорт чарасында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.
Гаилә, сәламәтлек һәм спорт бәйрәменә әйләнгән бу чарада министрлык хезмәткәрләренең балалары, структур подразделениеләрһәм ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләре һәм җитәкчеләре килде.
26 сентябрь көнне Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “КАИ-ОЛИМП” спорт комплексында футбол буенча ярыш үткәрелде. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы ярышта актив катнашты.
2015 елның 28 сентябренә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча Татарстан Республикасы эшмәкәрләре өчен, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен карьер, элемтә объектлары, юл сервисы, нефть чыгару һәм башка сәнәгать объектлары төзү максатыннан гомуми мәйданы 750 гектардан артык 420 җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы җирләреннән төзелеш өчен яраклы категориягә күчерү буенча ТР Министрлар кабинетының 94 карары кабул ителде.
22.09.2015 Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр инженерларына закон буенча куелган таләпләргә туры килүгә имтихан үткәрелде. Кадастр инженеры булырга теләк белдергән 13 кешенең имтихан бирүгә барысы да килде.
2015 елның 23 сентябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры вазифаларын башкаручы Азат Хамав Минзәлә муниципаль районы Советы сессиясендә катнашты. Анда иң төп сорауларның берсе муниципаль берәмлек башлыгын сайлау булды.
Тавыш җирүләр нәтиҗәсендә Минзәлә муниципаль районы башлыгы итеп Айдар Сәләхов Фасләх улы сайланды.
Татарстан Республикасының дәүләт комитеты үткәргән аукцион нәтиҗәләре буенча ТР Экология һәм табигый ресурслар һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыкларына хезмәт күрсәтә тоган автотранспорт өчен ягулык һәм өстәмә төзекләндерү материаллары китертүгә дәүләт контракты төзелде.
ДБУ “Республика мөлкәт казнасы” тарафыннан ТР Минзәлә районындагы дәүләт милкен тикшерү үткәрелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Казан шәһәре, Бутлеров ур., 41 адресы буенча урнашкан бинаны җир кишәрлеге белән бергә ачык формада бәясен күтәреп сату буенча аукцион игълан итте.
Башлангыч бәясе - 39 985 000 сум.
Аукцион адымы – 440 000 сум.
Аукцион үткәрү көне – 2015 елның 21 августында, сәг. 10.00 башлана.