ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
      2015 елның 16 сентябрендә   LADA-210740, ВАЗ-21093, ВАЗ-21074, ВАЗ-21140, Daewoo Nexia маркалы 20 автотранспорт чарасын сату буенча аукцион үткәрелде.

18
сентябрь, 2015 ел
җомга
      ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан дәүләт милке - газүткәргечләре белән идарә итү хокукына килешмә төзү өчен ачык аукцион игълан ителде. Объект Чистай районының Болдыр авылында урнашкан. Ышанычлы идарә килешмәсе 5 елга төзелә. Объектны тапшыру газүткәргеч магистраленнән кулланучыларга өзлексез газ бирүне максат итеп куя.

       2015 елның 17 сентябрендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Менделеевск муниципаль районыны халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.

       Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Анна Ханжина җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте.

 


17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
  Бүген, 2015 елның 17 сентябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Мөслим районы территориясендә тиешенчә файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләрен тартып алу соравы каралды.
      Киңәшмәдә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча фитосанитар һәм ветерианрлык хезмәте буенча Федераль хезмәт идарәсе, Мөслим муниципаль районының башкарма комитеты вәкилләре катнаштылар.

       “Бөлгенлек турындагы ”127 Федераль закон кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасының йорт-коммунал хуҗалык өлкәсендә эшчәнлек алып барган оешмалар торышы маниторингын алып бару буенча эш башкарыла. Бу эшчәнлектә кызыксынучын ведомстволар белән берлектә халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын төшермәү буенча да чаралар күрелә.


16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

       ДБУ “Республика мөлкәт казнасы” тарафыннан ТР Мамадыш районының Кама урман сәнәгать хуҗалыгындагы дәүләт милкен тикшерү үткәрелде.


15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

      22-23 сентябрь көннәрне  ИТ-паркта Республикасы устав капиталында өлеше булган акционерлык җәмгыятьләрен контрольдә тоту һәм идарә итү органнары вәкилләре, бәйсез директорлар, директорлар советы составына сайланучылар өчен        “Корпоратив идарә итү эшмәкәрлекнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм тотрыклыгын тәэмин итү технологиясе кебек” һәм  “Дәүләт катнашында компанияләр өчен зур сроклы үсеш программалары һәм стратегияләрне актуальләштерү, мониторинглау һәм эшкәртү” темалары буенча тренинг-семинар үткәрелә.

       Трениг-семинар программасы дәүләт катнашында оешмаларда персонал, үзлектән белем арттыру, идеология белән идарә итү, стратегик планлаштыру өлкәсендәге эштә Татарстан Республикасы вәкилләренең белемнәрен арттыруга юнәлтелгән.


14
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  2015 елның 8 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның 8 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 596 миллион 560 мең сум акча керде. Шулай итеп, 8 айда бюджет йөкләмәсе 103,14 % ка үтәлде. 


11
сентябрь, 2015 ел
җомга
09.09.2015 көненә татарстан Республикасында:
- күп балалы гаиләләр - 36 884,
- исемлеккә кертелгән - 32 085,
- җир кишәрлекләре бирелде - 23 676.

      Республикада “Юл картасы” программасы буенча 83 яңа балалар бакчасы һәм “Авыл клублары” прогрммасы буенча 88 күп функцияле үзәк төзелеп муниципаль милеккә тапшырылды. Бу учреждениеләрне 2013-2014 елларда ТР баш инвестиция-төзелеш идарәсе оешмасы төзеде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International