ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2015 ел
җомга

       ТР Дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелгән аукцион нигезендә 16 транспорт чарасы - LADA Granta һәм ВАЗ-2131 автомобильләре сатып алу өчен дәүләт контракты төзелде.


       Кичә, 2015 елның 10 сентябре көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

·        Кадастр мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе;

·         Хокук идарәсенең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенә әйдәп баручы  консультант.


10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

       2015 елның 10 сентябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды. Һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә үткәрелгән бу чара дәүләт хезмәтен башкаручыларга үз вазифаларына тәңгәл булган класслы чиннар бирү максатыннан башкарылды.

       Аттестацияләнүдә 3 дәүләт хезмәткәре катнашты.

       


9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

       2015 елның 8 сентябрендә “Гранд Отель Казан” конференц-залында “2015 елда җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре: җир һәм гражданлык хокукының яңа таләпләре” темасы буенча Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләренең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен семинар үткәрелде. Семинарны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев ачты.

       Семинарда 112 Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләренең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Җир законнарына кергән яңа үзгәрешләр буенча күп сораулар каралды. Лекторлар семинар катнашучыларының кызыксындырган сорауларына  җавап бирде.


8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

       Узган атнаны Казанда РФ Президенты грантлары операторлары экспертлары һәм җитәкчеләре актуаль сораулар буенча семинар һәм тренинглар үткәрделәр.

     Семинар эшендә ТР Бәяләүчеләр союзының башкарма директоры Олег Булгаков («Социаль проектлау», “Грантлар конкурсларында катнашу” секцияләрендә) һәм эксперт Ольга Белых (Мәгълумат чаралары белән үзара мөгамәлә һәм PR).



7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

       2015 елның 4 сентябрендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Тәтеш муниципаль районының “Барс” спорт комплексында халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтте.

       Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Дмитрий Авдеев җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте.


4
сентябрь, 2015 ел
җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы буенча “Матди тәэмин итү” ДБУ транспорт бүлеге тарафыннан үткәрелгән аукцион нигезендә ябылмалы һәм ярымтагылмалы MAN ике йөк автотранспорты арендага тапшырылды.

       ДБУ “Республика мөлкәт казнасы” тарафыннан ТР Лаеш районындагы дәүләт милкен тикшерү үткәрелде.



3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

       2015 елның 3 сентябренә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча Татарстан Республикасы эшмәкәрләре өчен, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен карьер, элемтә  объектлары, юл сервисы, нефть чыгару һәм башка сәнәгать объектлары төзү максатыннан  гомуми мәйданы 700 гектардан артык  370 җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы җирләреннән төзелеш өчен яраклы категориягә күчерү буенча ТР Министрлар кабинетының 79 карары кабул ителде. 


2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

       ТР Министрлар Кабинетының “Бөлгенлек һәм бөлгенлек турындагы эшләрдә кулланыла торган процедураларда вәкаләтле органнар турында” № 543 карары һәм вәкаләтле органнарның функцияләрен тормышка ашыру тәртибе турындагы нигезләмә нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы бюджеты каршында бурычлары булган бөлгенлек хәлендәге оешмаларның кредиторлары таләпләре реестрына кертү буенча эш алып барыла.

      


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International