2015 елның 31 августы көнне Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе кысаларында “Белем көне” россия күләмендә үткәрелә торган бәйрәм тантанасында катнашты. Бәйрәм чарасы Минзәлә махсус белем мәктәп-интернатында үткәрелде.
Татарстан Республикасының дәүләт комитеты үткәргән аукцион нәтиҗәләре буенча ТР Экология һәм табигый ресурслар һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыкларына хезмәт күрсәтә тоган автотранспорт өчен ягулык һәм өстәмә төзекләндерү материаллары китертүгә дәүләт контракты төзелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
2015 елның январь-август айларында министрлык тарафыннан ТР 42 муниципаль берәмлегеннән килгән 2037 сату-алу эше буенча 965 мөрәҗәгать каралды, шуларның 851 сату-алу эше башкару килешенде. 1186 сы буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында 26.08.2015 көненә барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 23 581 җир кишәрлеге бирелгән.
“Республика мөлкәт казнасы ” ДБУ тарафыннан 25.08.2015 көнне Татарстан Республикасы учреждениеләренең 9 транспорт чарасын сату буенча ачык аукцион үткәрелде.
Аукционда 329 800 сумга 5 автомобиль сатылды.
2015 елның 22 августында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Минзәлә муниципаль районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясендә катнашты.
Булачак беренче сыйныф укучылары өчен бәйрәм чарасы Балалар иҗаты йорты территориясендә үтте.
Азат Хамаев белән бергә чрада ТР Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәләхов һәм ТР дәүләт Советы депутаты алмаз Шәрипов катнаштылар.
Министр Азат Хамаев өчен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясендә катнашу күркәм традициягә әверелде. Башка еллардагыча ул бу елны да балаларны һәм аларның әти-әниләрен уку елы башлану белән кайнар котлады һәм 5 беренче сыйныфка баручы балага “мәктәп портфеле” комплектлары тапшырды.
Ел агымында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә “Махсус санитар автотранспорт оешмасы” Дәүләт унитар предприятесен учреждениегә үзгәртеп кору чаралары үткәрде. Бу чаралар Яр Чаллы шәһәрендә яхшы ашыгыч ярдәм күрсәтү базасы булдыру максатыннан уздырылды.
2015 елның 12 августында предприятиене учреждениегә үзгәртү турындагы таныклык алынды. Алдагы этапта “Махсус санитар автотранспорт оешмасы” Дәүләт унитар предприятиесе “Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе” учреждениесенә кушу булачак. 2015 елның 1 сентябреннән хезмәткәрләр дә ашыгыч ярдәм станциясе штатына күчереләчәк.
Татарстандагы барлык бәяләүчеләр арасында конкурсның беренче этабы нәтиҗәләре буенча ТР бәяләүчеләр союзы әгъзасы – “Бизнес содейстрие” бәяләү оешмасы җиңүче дип табылды. Бәяләү берлеге актив рәвештә– ноябрь аенда Бәяләүчеләр көнендә төгәлләнәчәк конкусның соңгы этабына актив рәвештә әзерләнә.
18.08.2015 Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр инженерларына закон буенча куелган таләпләргә туры килүгә имтихан үткәрелде. Кадастр инженеры булырга теләк белдергән 18 кешенең имтихан бирүгә 17 се килде.
Имтихан үтү нәтиҗәләре буенча 10 предентент кына кадастр инженеры аттестаты алу хокукына ия булды. Алар 80 сорауның 64 енә дөрес җавап бирделәр.
2015 елның 20 августында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Бөгелмә муниципаль районының Иске исәк һәм Березовкий авылларына барды.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте.